Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр тизлектә һәм җитезлектә ярышалар

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр үз карамагындагылар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырдылар. Ул 30 июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара дуслык көненә багышланган иде.

Социаль хезмәтләр алучылар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар да, шунда ук спорт бәйрәменә кушылдылар һәм ярышларда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Берәүләр бадминтон, туп ату, эстафеталарда спорт күнекмәләрен күрсәткән арада, икенчеләр бәйрәм дәвамында дуслары өчен җан аттылар.

«Мондый бәйрәмнәр позитив яктан рухландыра, коллективта үзара аңлашуны яхшырта, кәефне күтәрә», – дип уртаклаша интернат-йорт белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International