Минзәлә интернат-йорты карамагындагылар өчен виртуаль экскурсия

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева социаль хезмәт алучылар өчен зоопарк буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.

Интернат-йортта яшәүчеләр төрле хайваннар, аларның яшәү рәвешләре белән таныштылар, шулай ук зоопаркларның ни өчен барлыкка килүләрен белделәр. Виртуаль сәяхәт вакытында социаль хезмәтләр алучылар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Сәяхәтчеләр зоопаркларның хайваннар белән аралашу өчен генә түгел, ә сирәк хайваннар һәм кошлар тормышын саклап калу өчен дә булдырылган икәнлеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International