«Веста» үзәге яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыра

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Татьяна Никифорова «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында «Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр» дигән профилактик дәрес үткәрде. Чарада 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.

Дәреснең максатлары: социаль челтәрләрдә интернет-берләшмәләрне булдыру һәм эшләтү үзенчәлекләрен, аларның балаларга йогынтысын өйрәнү һәм фикер алышу, берләшмәләр тарафыннан популярлык һәм челтәрдә позитив статус алу механизмнары турында күзаллаулар формалаштыру.

Дәрес башында белгеч балаларга Интернетның нәрсә икәнлеге, кешеләр төркемнәргә һәм берләшмәләргә нинди билгеләр буенча берләшүе турында сөйләде. Чара барышында белгеч балалар белән «Минем берләшмә» дигән күнегү үткәрде, анда балалар командаларга бүленеп, билгеле бер тематикага үз интернет-җәмәгатьчелеген уйлап таптылар һәм аның турында башкаларга сөйләделәр.

Очрашу ахырында дәрестә катнашучыларга Интернетта куркынычсыз эш кагыйдәләре һәм мошенниклардан саклану ысуллары турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International