Татарстанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар өлешчә түләнде.

Шулай итеп, Бөгелмә муниципаль районының «Агропродукт» ҖЧҖ 31 хезмәткәргә 573,6 мең сум түләде.

Зәй муниципаль районының «Никлипс» сәүдә йорты» ҖЧҖ 9 хезмәткәргә 73,00 мең сум бурычын түләде.

«Казан синтетик каучук заводы» ААҖ 518 хезмәткәргә 3 278,7 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International