«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Изгелек» үзәгендә мастер-класс узды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова кулларының хәрәкәт функцияләре бозылган социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрде. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Дәреснең максаты – кулларның вак моторикасын яхшырту һәм фантазияне үстерү.

Белгеч һәр катнашучыга әзер тишекле уку модельләрен таратты, аларга тасма яки бау ярдәмендә җитмәгән детальләрне кушарга кирәк иде. Мастер-класста барлыгы 4 кеше катнашты. Алар барысы да гомуми хәлнең яхшыруын һәм эшкә сәләтлелекне артуны билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International