«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә җәйге кәеф булдыралар

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

30 нчы июль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җәйге кәеф» дигән күңел ачу чарасы узды. Аны тәрбияче Л.В. Полуэктова үткәрде.

Саф һавада узган чарада 34 бала катнашты. Балалар Клепа һәм Кнопа исемле клоуннар белән мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Геройлар белән бергә балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм кунакларын үз чыгышы белән үзәкнең тәрбияләнүчесе Әмир Рәҗәпов сөендерде, ул җәй һәм яхшы кәеф турында җыр башкарды.

Бу чара балаларның һәм аларның әти-әниләренең эмоциональ кәефен яхшыртуга ярдәм итте. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International