Ачык һавада актив ял итүгә – әйе!

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

27 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина 8 нче социаль участокта әнә шундый девиз астында чара үткәрде.

Саф һавада уеннар – арлык балалар өчен дә сәламәтләндерүнең иң кулай чарасы. Нәкъ менә шуңа күрә 12 балигъ булмаган бала төркем дәресендә бик теләп катнашты. Ике командага бүленеп, алар туп, боҗра, скакалка белән уеннарда үзара ярыштылар. Балалар вакытны күңелле генә уздырып калмыйча, командада эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнделәр.

Чара ахырында социаль эш буенча белгеч балаларны каникулларын актив һәм файдалы итеп үткәрергә, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International