Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр иртә саф һавада йөрүдән башлана.
Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар да читтә калмый. Коляскаларда яки култык таяклары ярдәмендә йөрүче кешеләр чит ярдәмгә мохтаҗ булганлыктан, алар өчен чаралар индивидуаль рәвештә үткәрелә. Аз хәрәкәтләнүче кешеләр тиз арый, аларның хәрәкәт активлыгы кимегән, шуңа күрә интернат-йорт хезмәткәрләре аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
Көн саен шундый йөрүләр стрессны җиңәргә, депрессиядән арынырга ярдәм итә, ә табигатьнең матурлыгына соклану мөмкинлекләре чикләнгән кешенең хәленә уңай йогынты ясый.