Балачак унъеллыгы кысаларында Лениногорскида рәсем конкурсы үткәрелде

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева «Куркынычсыз каникуллар» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Конкурста 11 бала катнашты, үз эшләрен алар WhatsApp мессенджеры буенча җибәрделәр. Чараның төп максаты балигъ булмаганнарның игътибарын җәйге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә җәлеп итү иде. Конкурсның һәр катнашучысына белгеч «Синең куркынычсыз каникуллар» дигән белешмәлек җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International