Шушы көннәрдә Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ильмира Әюпова һәм Инза Калугина «Медиа белгече» дигән төркемле дәрес уздырдылар. «Мәгълүмати навигатор» технологиясе буенча чарада балигъ булмаган балалар катнашты.
Дәрес балигъ булмаганнарда заманча мәгълүмати-коммуникацион мохиттә үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга, аларны зарарлы мәгълүматтан саклау ысулларына өйрәтү, медиакиңлектә тискәре мәгълүматны танып белү һәм аңа каршы тору сәләтен үстерүгә юнәлтелгән иде.
Күп кенә балалар Интернетта куркынычсыз эшләү ысуллары белән инде яхшы таныш, һәм алар үз белемнәрен практикада уңышлы кулланалар.