«Өмет» үзәгендә йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү дәвам итә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

«Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарлар кабул итүне профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 28 июль көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы йөкле хатын-кыз белән индивидуаль дәрес үткәрде. Чара булачак әнинең кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Ана булу кыйммәте хатын-кызларның йөклелеккә психологик әзерлегенә һәм аның эмоциональ торышына билгеле бер йогынты ясый. Комплекслы үзәк белгече булачак әнигә сәламәтлек, актив эшчәнлек, кызыклы эш, яхшы дуслар булу һәм бәхетле гаилә тормышы йөклелекнең барышына яхшы йогынты ясавы турында сөйләде.

Дәреснең гамәли өлешендә йөкле хатын-кызга баланың тормышы, нәрсә белән шөгыльләнәчәге, гаиләдә нинди урын биләячәге турында хыялланырга тәкъдим иттеләр. Үз-үзеңне җайга салу күнекмәләрен формалаштыру һәм үзеңнең психологик хәлең белән идарә итәргә өйрәнү өчен Биектау районында яшәүче ханым аутотренинг һәм релаксация алымнарына өйрәнде.

Дәрес йөкле хатын-кызга стрессларга карата үз-үзеңне җайлаштыруда һәм толерантлыкның дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International