Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак рейдлары дәвам итә. Янгыннарны кисәтү максатыннан белгечләр балигъ булмаган балалар тәрбияләнә торган гаиләләрне тикшерәләр.
Рейдлар вакытында элек урнаштырылган янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелә, батарейкаларны алыштыру эшләре башкарыла. Белгечләр өлкәннәргә балаларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтергә һәм кечкенә балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә.
Мондый ведомствоара рейдлар даими рәвештә гамәлгә ашырыла, аларның төп максаты – торак һәм күпфатирлы йортларда янгынны булдырмау.
2016 елдан башлап Биектау районында автоном янгын хәбәрчеләре 700дән артык гаиләнең торак биналарында урнаштырылган. Бу социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр генә түгел, күп балалы гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, социаль хезмәт алучы инвалидлар һәм башка категория гражданнар.