Өлкән буын кешеләренә карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тыл хезмәтчәне Анастасия Николаевна Федина янына бардылар.
Сугыш ветераны «Доброволец» волонтерлар отряды яшьләре җыйган үләннәрдән кайнатылган хуш исле чәй белән сыйланды. Пироглы чәй табыны артында ул кайчандыр кырга дару үләннәрен җыюга барганын искә төшерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый күңелле чаралар Анастасия Фединага уңай йогынты ясый, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртучанлыгын тоярга ярдәм итә.
.jpg)