Өлкәннәрнең ялын дөрес оештыру – аларның кәефенең нигезе

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Кулинария мәктәбе» технологиясе кысаларында үткәрелгән дәресләрдә даими катнашалар. Мондый чаралар өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яңа белемнәр һәм тәҗрибә алу юлы белән аларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә социаль хезмәт алучылар җиләк-җимеш салаты әзерләделәр. Кулинария дәресе тәмле генә түгел, файдалы да булды, чөнки өлкәннәр сәламәт туклану турында күп яңалык белделәр.

Минзәлә интернат-йорты белгечләре сүзләренә караганда,  өлкән кешенең дөрес оештырылган ялы аның психик халәтен яхшырта, кәефен күтәрә, тынычландыра, тормыштан канәгать булу хисе бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International