Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Яшүсмер-2020» профилактик операциясенең «Каникуллар» икенче этабы кысаларында социаль участокларда чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
«Ишегалды уеннары» технологиясен кулланып үткәрелгән чираттагы чара Печище авылындагы 3 нче социаль участокта узды. Балалар «Вышибалы», «Бәрәңге», «Чишмәкәй», «Сәгать» кебек ишегалды уеннары турында белделәр, аларның кагыйдәләре белән таныштылар һәм аларны уйнап карадылар. Чарада алты бала катнашты.
Саф һавада мондый очрашуларның максаты – балаларны ишегалды уеннарының төрләре белән таныштыру, сәламәтлекне ныгыту, каникул вакытында балаларның ялын оештыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.