Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Сәламәтлеккә зыян китергән өчен хокукый җаваплылык» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. «Хокукый белемнәр нигезләре» курсыннан 11 балигъ булмаган бала катнашында чара «Великлар» шәһәр паркында узды.
Дәрес башында катнашучылар соңгы көннәрдә алар белән ниләр булганын һәм нинди хисләр кичерүләрен әйттеләр. Кечкенә генә әңгәмәдән соң балаларга «Автобус» күнегүен үтәргә – җәмәгать транспортында йөрүне уйнап күрсәтергә тәкъдим ителде. Кайбер балалар утырып баручыларны уйнады, ә икенчеләре басып «барды». Уен барышында пассажирлар бер-берсен этеште, утырып торганнарга егылды, канәгатьсезлеген белдерде. «Сәфәр»дән соң балалар белән конфликтлы хәлләр килеп чыгу сәбәпләре һәм бәхәсләрне хәл итүнең мөмкин ысуллары турында фикер алыштылар.
Чара барышында белгеч балаларга сәламәтлеккә зыян китергән өчен җаваплылык билгели торган законнарны аңлатты. Балалар остазга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата толерант булырга сүз бирделәр.