Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова «Шәфкатьлелек яши торган җирдә бик яхшы» дигән мотивация чарасы үткәрде.
Кызыклы очрашуларның кунагы социаль хезмәт алучы, 1988 елда Яр Чаллы шәһәрендә беренче булып фатирда мини-бакча булдыручыларның берсе Любовь Александровна Чубарова булды. «Бар да оныгым бераз үскәч башланды, кызыма эшкә чыгарга кирәк иде, ә балалар бакчасында урыннар юк иде», – дип башлады сүзен Любовь Александровна. Ул кою заводында эшләгән һәм очраклы гына профкомның үз фатирында кечкенә балалар бакчасы оештырырга теләүчеләр чакырылу турында белдерүен күргән. Любовь Александровна бу тәкъдим белән файдалана һәм үз һөнәрен тамырдан үзгәртә.
1992 елдан 2015 елга кадәр Любовь Александровна интернат-йортыннан ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны вакытлыча яшәргә чакыра. Ул ятимнәргә җәмгыять тормышына җайлашырга ярдәм итә, өй җылысы тоярга мөмкинлек бирә. Социаль хезмәт алучылар кунакның игелеге һәм шәфкатьлелегенә сокландылар, аның эше турында газета өземтәләре, «Эфир» телекомпаниясеннән грамота, М.Ш. Шәймиевнең рәхмәт хаты һәм архив фотосурәтләре белән таныштылар.
Любовь Александровна үзенең хикәясен гармун уйнап, җырлар белән бизәде.
Чарада 20 кеше катнашты.