24 нче июль көнне Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре вебинарда катнаштылар. Анда «Якын даирә» конкурсына гаризалар бирү кагыйдәләре турында сөйләделәр.
«Якын даирә» конкурсы Елена һәм Геннадий Тимченко Хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла һәм якын-тирәдәгеләр һәм җирле берләшмәләр көче белән өлкән буын турында кайгыртуның тотрыклы социаль практикаларын үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурсның максаты – җирле берләшмәләрнең актив катнашында оешмалар һәм инициатив төркемнәр тарафыннан тормышка ашырыла торган өлкән буын кешеләренә ярдәм итү тәҗрибәсен табу, аларга ярдәм итү.
Вебинарда катнашучылар конкурс концепциясе, максаты, кагыйдәләре һәм катнашу шартлары турында фикер алыштылар. Барлык катнашучылар да конкурсны оештыручылар – «Яхшы тарихлар» һәм «Игелекле шәһәр Петербург» хәйрия фондлары белән таныша алдылар.