Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» икенче этабы кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
«Альпари» фонды хәйриячеләре ярдәме белән социаль хезмәт алучылар өчен катамараннарда мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Алты гаилә Түбән Кабан күленең матурлыгына сокланып хозурлану мөмкинлеге алды. Су сәяхәте һәр гаиләгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
«Өмет» комплекслы үзәге белгечләре «Альпари» хәйрия фондына инде беренче тапкыр гына ярдәм күрсәтмәгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
