«Чишмә» үзәге белгечләре яшүсмерләрне Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече А.Х. Кашапова балигъ булмаган балалар өчен онлайн-дәрес үткәрде.

Үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән чара «Мин Интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?» дип атала иде. Балаларга Интернетта һәм мобиль элемтә буенча хокук бозулардан саклану ысуллары турында сөйләделәр, виртуаль әңгәмәдәшләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәттеләр. Шулай ук белгеч яшүсмерләргә мөстәкыйль эшләү һәм белемнәрне ныгыту өчен куркынычсыз интернет-ресурслар исемлеген тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International