Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни+сабый» клубы кысаларында чираттагы очрашу уздырды. Чара дистанцион режимда узды.
Белгеч дәрестә катнашучыларга җир җиләге турында кызыклы фактлар, аның нинди витаминнарга бай булуы турында сөйләде. Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар әниләре белән «Җир җиләге» аппликациясе ясарга керештеләр. Җәйге кул эшләре барлык нәниләрнең кәефен күтәрде.
Үткәрелгән чараның максаты балаларның сүзлек запасын тулыландыру, вак моториканы һәм эстетик зәвыкны үстерү иде.