Тәтеш интернат-йортында яшәүче гаилә парлары бәйрәм уңаеннан бүләкләр алдылар

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8 нче июль көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гаилә – һәрвакыт синең белән!» исемле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара уздырдылар. Ул коллективта уңай эмоциональ кәеф булдыруга, социаль хезмәт алучыларның игелекле гаилә мөнәсәбәтләре кыйммәтләрен аңлауга юнәлдерелгән иде.

Психолог Наталья Самарина җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр фотосессия өчен рамка әзерләделәр, аны кәгазьдән киселгән ромашкалар белән бизәделәр. Чара барышында гаилә кыйммәтләре турында да сөйләштеләр. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, алар барысы да – бер зур тату гаилә, анда үзара аңлашу, хөрмәт һәм мәхәббәт хөкем сөрергә тиеш.

Шулай ук бу көнне интернат-йортта яшәүче Нуртдин һәм Надежда, Юрий һәм Елена гаилә парларына котлау сүзләре дә яңгырады. Аларга гаилә бәйрәме уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International