Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Минем тормышым наркотикларсыз» дигән наркотикларга каршы акция уздырдылар.
Г. Тукай исемендәге паркта волонтерлар үтеп баручыларга наркотик чаралар кабул итүнең зыяны турында мәгълүмати буклетлар тараттылар. Белешмәлектә наркотикларга бәйлелек янауга каршы тору турында киңәшләр һәм профилактик чаралар турында мәгълүмат табарга мөмкин. Волонтерлар, буклетлар тапшырганда, үтеп баручылар белән әңгәмә үткәрделәр һәм гражданнарны үз тормышларына наркотикларны кертмәскә өндәделәр.