Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Алексеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Без расизмга каршы – без Россиядә халыклар дуслыгы өчен» дигән танып-белү чарасы үткәрелде.
Дәрестә балалар ватан һәм Россиядә яшәүче халыклар, башка милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Тәрбиячеләр балаларга «расизм» төшенчәсенең әһәмиятен һәм тирә-юньдәгеләрне, аларның дөньяга карашын хөрмәт итәргә һәм башка халыклар белән тату яшәргә кирәклеген аңлаттылар. Чара ахырында балалар «Без расизмга каршы – без Россиядә халыклар дуслыгы өчен» дигән плакат ясадылар.