Яр Чаллыда «Ышаныч» үзәге белгечләре ишегалды уеннарын популярлаштыралар

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Кичә, 6 июль көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль участокта «Ишегалды уеннары» дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Аның максаты – ишегалды уеннарын торгызу һәм балаларда үз ялларын мөстәкыйль оештыру күнекмәләрен формалаштыру.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Нурлы кояш» музыкаль гимнастикасы, асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр, балаларга күптән онытылган уеннар кагыйдәләрен искә алырга булыштылар һәм яңалары белән таныштырдылар. Бу микрорайонның балалары өчен кечкенә генә бәйрәм иде. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Чарада барлыгы 23 балигъ булмаган бала катнашты – бу социаль хезмәт алучылар һәм аларның дуслары. Җәйге чорда мондый чаралар шәһәрнең төрле районнарының социаль участокларында атнага өч тапкыр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International