Эссе җәй – уңай тәэсирләр генә түгел, табигать күренешләре һәм температура режимы белән бәйле күңелсез сюрпризлар куркынычы да. Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә.
Бүген шәфкать туташы Венера Сәлманова социаль хезмәт алучылар белән «Кояш һәм җылылык сугуны профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрде. Ул су эчү режимын саклау һәм урамда булу вакытын контрольдә тоту кирәклеге турында искә төшерде. Җылылык сугу профилактикасы һәм беренче ярдәм күрсәтү турында әңгәмәдән соң, социаль эш буенча белгечләр социаль хезмәт алучыларны җыелган җиләк-җимешләрдән һәм карлыган яфракларыннан чәй белән сыйладылар.
