Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган балаларга ата-аналар тарафыннан алимент түләнмәгән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде.
Кабул итүне районның социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алинә Габдрахманова, «Өмет утравы» үзәге директоры Наташа Сигаева, опека һәм попечительство органы белгече Озода Калондарова, Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге суд приставы башкаручысы Камал Кадыйров алып барды.
Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр киңәшләр бирделәр һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында гариза бирү тәртибен аңлаттылар.