Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия чарасы узды. Дәреснең максаты гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, үз якыннарыңа карата мәхәббәт, рәхмәт хисләре күрсәтергә өйрәтү иде.
Тернәкләндерү үзәге белгече бөек язучы Лев Толстойның сүзләрен китерде, ул үз өендә бәхетле булган кеше – бәхетле кеше дигән. Социаль хезмәт алучылар бу сүзләр белән килеште һәм балачактагы иң якты, шатлыклы гаилә мизгелләрен искә төшерде. Арт-терапия аларга иҗади процесска кушылырга, көндәлек мәшәкатьләрдән һәм авырулардан арынырга ярдәм итте. Реабилитантлар төрле ысуллар белән якыннарына мәхәббәт, игътибар күрсәтергә өйрәнделәр. Шулай ук алар тормышта нинди алымнарны кулланулары һәм бу гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ничек җайга салырга ярдәм итүе турында фикер алыштылар.
Чарада якын кешесен югалткан социаль хезмәт алучы да катнашты. Барлык катнашучылар да аңа ярдәм итәргә тырышты.
Бәйрәм алды чарасында барлыгы биш кеше катнашты.
.jpg)