«Веста» социаль ярдәм үзәгендә онлайн-Сабантуй үткәрделәр

2020 елның 7 июле, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Әни + бәби» клубында милли бәйрәм – Сабантуйга багышланган онлайн-дәрес узды. Чараның максаты – балаларда толерантлык, сабырлык, төрле милләт кешеләренең гореф-гадәтләренә һәм йолаларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес башында балалар бу бәйрәм турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, Сабантуйның нинди конкурс һәм бәйгеләрендә катнашулары турында сөйләделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә гаилә фотоларын карадылар һәм ат чабышы, татар милли көрәше, капчык киеп йөгерү һәм Сабантуйның башка уеннарын искә төшерделәр.

Алга таба социаль педагог онлайн-дәрестә катнашучыларга бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында, бәйрәмгә кадәр авылларда ничек бүләкләр җыюлары турында сөйләде. «Чигүле сөлге – иң кыйммәтле бүләк булган», – дип дәвам итте белгеч һәм тыңлаучыларның игътибарын читекләр, түбәтәйләр, калфаклар, сөлгеләр, яулыклар, алъяпкычлар бизи торган татар орнаментына юнәлтте.

Чара ахырында социаль педагог балаларга ата-аналар белән бергә татар бизәкләрен кулланып, «Алъяпкыч» аппликациясен ясарга тәкъдим итте.

Онлайн-Сабантуй барлык катнашучыларда да онытылмаслык тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International