Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Фитнес профессионаллар ассоциациясе (FRA) тренеры һәм сулыш алу методикалары буенча инструктор Полина Анисимова җитәкчелегендә сустав гимнастикасы белән шөгыльләнә башладылар.
Видеоэлемтә режимында уза торган дәресләрдә алып баручы һәр дәрестә күнегүләрнең яңа, катлаулырак вариантларын күрсәтә, ә өлкән кешеләр аларны сәламәтлекләре өчен файда белән һәм бик теләп башкара.
Спорт чараларыннан тыш, интернат-йортында тәрбияләнүчеләр онлайн иҗади дәресләрдә дә катнаша. Әйтик, кичә алар «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырган мастер-класс карадылар. Социаль хезмәт алучылар оригами техникасында кәгазь жираф ясадылар.
Бу чараларның барысы да «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.