28 июнь көнне Кама Аланы психоневрология интернаты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары өчен Сабантуй үткәрделәр.
Һәркем яраткан әлеге чара кунакларын тәмле чәк-чәк һәм чәй белән каршы алдылар. Бәйрәм аланында Сабантуйда һәрвакыт үткәрелә торган уеннар һәм спорт ярышлары оештырылды: мендәр белән сугышу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башкалар.
Чара һәркемгә дә яхшы кәеф бүләк итте, дустанә мөнәсәбәтләрне һәм коллективизм хисен ныгытуга ярдәм итте.
