«Шәфкать» үзәге психологы балаларга Интернетта фейкны ничек танырга икәнлеге турында сөйләде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

29 июньдә Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ильмира Әюпова «Интернетта фейкны ничек танырга?» дигән дистанцион дәрес үткәрде. Чараның максаты – яшүсмерләр һәм яшь кешеләрнең интернет-киңлектә үз-үзләрен куркынычсыз тотышы күнекмәләрен формалаштыру.

Онлайн-очрашу темасы катнашучылар өчен бик актуаль булып чыкты, чөнки алар барысы да даими рәвештә Интернетта теге яки бу мәгълүматны эзли. Дәрес барышында балалар Интернеттагы куркынычлыклар һәм алардан саклану ысуллары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International