Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында җәйге каникуллар вакытында ведомствоара патронатта торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен кыска вакыт тору группалары оештырылды. Бу балаларның альтернатив ялын оештыру, балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан эшләнде.
Яңа Савин районында балигъ булмаган балалар өчен «Мин сәламәт яшәү ритмында яшим» дигән интерактив программа уздырылды, аның кысаларында видеоролик карау, викторина, эстафеталар һәм хәрәкәтчән уеннар белән спорт бәйрәме, асфальтта рәсем бәйгесе оештырылды.
Казанның Вахитов районында белгечләр «Иҗат тылсымы» дигән мастер-класс оештырдылар. Мавыктыргыч чара балаларның иҗади сәләтләрен, фантазиясен, сәнгать эшчәнлегенә кызыксынуларын үстерүгә ярдәм итте. Дәрес вакытында координация, вак моторика, игътибар һәм когнитив сәләтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бармак гимнастикасы үткәрелде.
Шулай ук мәдәни оештыручылар балалар өчен «3D конструктор» дигән дәрес үткәрделәр. Пластилин һәм таякчыклар ярдәмендә балалар геометрик фигуралар ясадылар.
Идел буе районында «КлубОК» җәйге отряды кысаларында «Маҗаралар эзләгәндә» дигән квест үткәрелде. Карта һәм хәзинәле сондык табу өчен, катнашучыларга кроссворд, табышмаклар, ребуслар чишәргә, көч, җитезлек күрсәтергә дә кирәк иде. Соңыннан командалар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.
Мондый ял оештыру формасы уңай кызыксынулар, кыйммәтле ориентацияләр формалаштыруга, балаларның файдалы ялын оештыруга гына ярдәм итеп калмыйча, аларга үзләренең белемнәрен тулыландырырга, уңай эмоцияләр алырга да ярдәм итә.