Казанның Идел буе районында яшүсмерләр өчен кызыксынулар буенча клуб оештырылды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ведомствоара патронатта торучы балигъ булмаган балалар өчен «КлубОК» җәйге отряды уңышлы гына эшләп килә. Балалар клуб эмблемасын уйлап таптылар, үз куллары белән клуб кепкаларын, клуб коллажын ясадылар.

Балигъ булмаган балаларның җәйге вакытта мәшгульлеген оештыруның мондый формасы хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалауга, уңай кызыксынулар формалаштыруга ярдәм итә.

Бүлек белгечләре һәм психологлары балалар белән коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, эчке ресурсларны мобилизацияләүгә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән төркемле чаралар һәм интерактив уеннар үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International