Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 социаль хезмәт алучы белән «Крик тишины» дигән дистанцион кино күрсәтү чарасын оештырды. Чара патриотик сыйфатлар формалаштыруга, кино сәнгате аша балаларның танып-белү мәнфәгатьләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Онлайн-очрашу башында педагог балаларга бу елның илдә фашист Германиясен җиңү хөрмәтенә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителүен искә төшерде. «Бөек Ватан сугышының әлеге дәһшәтле һәм авыр елларын онытырга ярамый, чөнки безнең совет солдатлары һәм гади гражданнарыбыз тылда үз гомерләрен безнең бәхетле киләчәк өчен корбан иткәннәр», – дип билгеләп үтте Елена Макарова. Социаль педагог «Крик тишины» фильмы аша Ленинград блокадасы һәм шәһәрлеләрнең тормышы турында белергә тәкъдим итте.
Фильмны караганнан соң балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. 12 яшьлек кызның буш фатирда кечкенә малайны табуы балаларны бик тетрәндерде. Кыз аны калдырмый, үзе дә ятим булып калса да, малайга исән калырга ярдәм итә.
«Мондый фильмнарны карагач, балалар әлеге куркыныч сугышта Җиңү хакына безнең халыкка күпме коточкыч сынаулар һәм югалтулар аша үтергә туры килгәнлеген аңлый», – дип нәтиҗә ясады белгеч.