Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Снежанна Горбунова «Тормыш өчен тавыш бирәбез» дигән акция оештырды. Ул үз-үзеңне суицидаль тотуны кисәтүгә, балигъ булмаганнар арасында суицидаль омтылышларны булдырмауга, шулай ук яшүсмерләрдә кеше тормышы һәм сәламәтлеге кыйммәтләрен аңлауга юнәлдерелгән иде.
Чарада 22 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.
Акция самокат һәм велосипедларда йөрү формасында узды. Балалар җәмәгатьчелекне бу проблема турында ишетергә өндәделәр, үз үрнәгендә тормышны һәм якыннарыңның тормышын ни дәрәҗәдә кадерли белүләрен күрсәттеләр. Акциянең һәр катнашучысы импровизацияләнгән кул ярдәмендә әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм кулын сузды, шул рәвешле ярдәмнең һәрвакыт янәшәдә булуын һәм проблемаларның һәрвакыт чишелә алуын аңларга ярдәм итте.