Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән мини-тренинг үткәрелде. Чараны психолог Чулпан Галләмова оештырды.
Тренингның максаты – үз фикереңне формалаштырырга һәм җиткерергә, башкаларның фикерен хөрмәт итәргә өйрәнү.
Чара тренинг темасын формалаштырырга ярдәм итүче мәсәл белән танышудан башланды. Әңгәмә барышында катнашучылар бергә толерант шәхеснең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар «Без ни белән охшаган?» һәм «Тылсымлы кибет» күнегүләрен үтәделәр, тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализладылар. Ахырда һәркем конфликтлы ситуациядә үзеңне ничек дөрес тотарга өйрәтә торган белешмәлек төзүдә катнашты.
Тренингта дүрт кеше катнашты.