«Ышаныч» үзәгендә балигъ булмаган балалар катнашында видеопроект башланды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

«Иҗтимагый инициатива-2019» республика социаль проектлар конкурсы гранты иясе – «Хәтер шәме» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында YouTube-каналда шул ук исемдәге видеопроект башланды. Әлеге проектта катнашучылар – Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары. Алар туганнары һәм якыннарының Бөек Ватан сугышындагы билгесез батырлыклары турында сөйләргә теләүчеләр.

Видеоролик ясау өчен проектта катнашучылар ата-аналары белән бергә зур эзләнү-тикшеренү эшләре башкардылар: гаилә фотоархивлары өйрәнделәр, Интернеттагы мәгълүмат белешмәлекләре битләрен карадылар, сугыш ветераннары һәм аларның балалары белән әңгәмәләр үткәрделәр. Җыелган мәгълүматлар нигезендә сценарийлар язылды, балаларның чыгышлары яздырылды.

Әзер видеороликларны түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин: 

https://www.youtube.com/watch?v=DLJVy9vLYzk, 

https://www.youtube.com/watch?v=do7VhucX6lI, 

https://www.youtube.com/watch?v=Rl4mzih3rhw, 

https://www.youtube.com/watch?v=5d-mGcZZx6A, 

https://www.youtube.com/watch?v=LTrknZwcRHI.

Проектта 2020 ел ахырына кадәр катнашырга мөмкин. Моның өчен проект җитәкчесе, социаль эш буенча белгеч Иван Михайлович Калининга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Видеоролик төшерү буенча эш тәртибе аерым сөйләшелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International