1 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда Халыкара наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе узды.
Чара кысаларында 26 июнь көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Наркотикларга стоп!» профилактик акциясе уздырды. Ул шәһәр халкына, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләргә, психоактив матдәләр куллануның тискәре йогынтысы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.
Акция барышында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре наркотикларның кешегә йогынтысы, психоактив матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләделәр, балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр. Чара зәйлеләргә сәламәтлекне саклауның дөрес ысулы – спорт белән шөгыльләнү һәм начар гадәтләрдән баш тарту икәнлеген аңларга ярдәм итте.