2 июньнән 26 июньгә кадәр Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркотикларга каршы айлык уздырылды. Ул «Наркотикларсыз тормыш» девизы астында үтте.
Чараның максаты – наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру, эчкечелекне кисәтү һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. «Наркотикларга каршы» акциянең нәтиҗәсе «Без яшәү яклы» дигән плакатлар ясау буенча тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләрнең уртак эше булды.
Үткәрелгән айлык приютта рухи-әхлакый тәрбия эшен көчәйтергә, наркотикларга каршы профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.