2020 нче елның 1 нче июле эшләми торган көн дип игълан ителде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турында» 2020 елның 1 июнендәге 354 номерлы Указы нигезендә 2020 елның 1 июле РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү үткәрү көне итеп билгеләнде һәм рәсми рәвештә эшләми торган көн дип санала.

30 июньдә эш көне дәвамлылыгы кыскармый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International