2019 елда Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «ЛУКОЙЛ» оешмасының ел саен үткәрелә торган социаль һәм мәдәни проектлар төбәк конкурсында катнашты. «Спорт» номинациясендә интернат-йортның «Өстәл уеннары – чикләүсез» проекты грант ярдәме алды.
Проектның төп идеясе – аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен махсус җайлаштырылган спорт өстәл уеннары ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар арасында сәламәтләндерү-текрнәкләндерү чаралары оештыру.
Проектны тормышка ашыруның беренче этабында белгечләр социаль хезмәт алучыларның физик һәм психоэмоциональ торышына мониторинг үткәрделәр, ә соңыннан алар өчен өстәл уеннары кагыйдәләре буенча видеодәресләр оештырылды.
Проектның икенче этабы – сатып алынган спорт җиһазларын апробацияләү һәм тестлау, өстәл уеннары буенча спорт күнекмәләрен камилләштерү буенча планлы дәресләр үткәрү. Йомгаклау этабы учреждение базасында оештырылган мастер-классларда спорт җиһазларын презентацияләүне күздә тота.
Проектның йомгаклау чарасы – муниципаль Сабантуй кысаларында «Добродеево» махсус мәйданчыгында спортның адаптив төрләре һәм өстәл уеннары буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар – июнь аена планлаштырылган иде. Әмма яңа коронавирус инфекциясенә бәйле хәл аркасында, аны үткәрүдән баш тартырга туры килде. Шул ук вакытта интернат-йортта мини-чемпионат үткәрергә булдылар. Ул 26 июньдә узды. Катнашучылар дүрт төр өстәл уеннары буенча осталыкларын күрсәттеләр: «Матрешка», «Крокинол», «Корнхол», «Боулинг».
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: I урын – Диана Меннянова, II урын – Павел Дмитриев, III урын – Сергей Жуков. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.