«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча дәресләр үткәрелә.
Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Наталья Котова социаль хезмәт алучылар өчен «Минем чыгарылыш кичәсе» чарасы үткәрде. Дәрес вакытында өлкән кешеләр үзләренең мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклаштылар, балачак һәм яшьлек еллары, кызыксынулары турында сөйләделәр. Шулай ук интернат-йорт карамагындагылар математика, рус теле, тарих һәм әдәбият дәресләрендә, мәктәп тематикасына викторинада актив катнаштылар. Алар тапкырлау таблицасы, килешләр, әдәби классиклар һәм истәлекле тарихи даталар турында белемнәрен күрсәттеләр.
Мондый чаралар өлкән кешеләрнең гомуми эмоциональ торышын яхшырта, хәтер үсешенә ярдәм итә, социаль активлыкны озайта.