18 һәм 22 июнь көннәрендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Лекотека» комплекслы программасы кысаларында «Диагностика сеансы. Мөмкинлекләре чикләнгән баланың әти-әнисен тикшерү» дигән дәрес-анкеталау үткәрелде. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Римма Шакирова оештырды.
Әлеге чара мөмкинлекләре чикле балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, баланың шәхесен үстерү өчен уңай шартлар тудыруга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрестә социаль хезмәтләр алучы дүрт кеше катнашты.