26 июнь көнне Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Яшь янгын сүндерүче» эстафетасы үткәрелде.
Иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр исеме өчен көрәштә ике команда көч сынады. Тәрбияләнүчеләр янгын куркынычсызлыгы һәм тормыш иминлеген тәэмин итү темасына сорауларга җавап бирделәр, янгында «зыян күрүчеләргә» ярдәм күрсәттеләр, беренчел янгын сүндерү чараларын куллану күнекмәләрен күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр «Иң яхшы яшь янгын сүндерүче» грамоталары белән бүләкләнде.