Алабуга интернат-йортында тәрбияләнүчеләр буын гимнастикасы белән шөгыльләнәләр

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнәләр.

Соңгы вакытта интернат-йортта иртәләр буын гимнастикасыннан башлана. Полина Анисимова онлайн режимда төрле күнегүләр күрсәтә, ә социаль хезмәт алучылар аларны бик теләп кабатлыйлар. Мондый чаралар сәламәтлек өчен сизелерлек файда китерә һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең хәленә уңай йогынты ясый, аларга физик активлыкны сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International