Югары Ослан районында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарны барлау дәвам итә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз гражданнарның өйләренә барып, хәлләрен белешүне дәвам итә.

Мондый чараларның максаты – яше яки сәламәтлеге аркасында төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык тудыра торган хәлләрне кисәтү буенча эш алып бару.

Өлкән кешеләр белән профилактик эш алып барыла, ул үз эченә янгын куркынычсызлыгы һәм газ, электр җиһазларын эксплуатацияләү буенча инструктажны ала. Шулай ук өлкән буын гражданнарына COVID-19 таралуын кисәтү максатларында шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм нормаларын катгый үтәү турында искә төшерәләр.

Июнь аенда «Өмет утравы» комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 115 кеше колачланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International