Татарстанда «Ярдәм янәшә!» акциясе кысасында чираттагы азык-төлек җыелмалары партиясен таратуга керештеләр

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бу көннәрдә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясенең чираттагы траншларын кабул итәләр. Азык-төлек җыелмалары белән фураларны бушатуда волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары, район хакимияте вәкилләре катнаша.

Исегезгә төшерәбез, республика хәйрия акциясе Татарстанда президент Р.Н. Миңнеханов инициативасы буенча башланды. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, халкыны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

Мәсәлән, Сарман районында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысасында азык-төлек җыелмаларын 505 кеше алачак, Чүпрәле муниципаль районында хәйрия ярдәме тартмалары 417 адресатка җиткерелгән инде.

Кама Тамагы районына азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясе кичә килде. Фураны бушатуда муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов шәхсән үзе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International