25 июнь көнне Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча алдан тавыш бирү булып узды.
Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырылды: медицина хезмәткәрләре гражданнарның тән температурасын контрольдә тоттылар, сайлау комиссиясе әгъзаларының СОVID-19га тискәре тестлар булуында инандылар. Тавыш бирү мәйданчыгы ачык һавада җиһазландырылган иде.
Социаль хезмәт алучылар, шулай ук хәзерге вакытта үзизоляция режимында булган интернат-йортның 13 хезмәткәре тавыш бирүгә җаваплы карадылар һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләргә карата үз карашларын белдерделәр.