«Өмет чаткысы» үзәгендә балаларда террорчылыкка каршы аң формалаштыралар

2020 елның 26 июне, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барыла.

Кичә тернәкләнүчеләр белән «Һәркем дә террорчылыкка каршы!» дигән профилактик чара үткәрделәр. Балаларга террорчылык һәм экстремизм төшенчәләренең нәрсә икәнлеген, шикле предметлар табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Террорчылыкка каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш алып бару максатыннан тәрбияләнүчеләргә видеоматериал күрсәтелде.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләрдә уйланылган һәм дөрес гамәлләргә әзерлек тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International